Җырчы Мәликә Татарстанны SilkWayStar конкурсында тәкъдим итәчәк

Әлеге конкурс танылган һәм популяр җырчылар өчен уникаль халыкара мәйдан булып тора.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татар эстрадасының танылган җырчысы Мәликә Татарстанны SilkWayStar конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия, Әзербайҗан, Грузия, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән җырчылар өч ай дәвамында көчләрен сынашачак. Бу вакыт эчендә алар 12 концертта катнашачак.

Әлеге конкурс танылган һәм популяр җырчылар өчен уникаль халыкара мәйдан булып тора.