Уфада Мостай Кәримнең туган көненә Драматургия музее ачыла һәм "Мостай укулары" уза

Шул ук көнне гимназиядә “Мостай укулары” республика әдәби-иҗат бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнә.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан башкаласында 19 октябрьдә Мостай Кәримнең туган көненә Драматургия һәм театр сәнгате музее ачыла. Шулай ук биредә “Мостай укулары”нда катнашучыларның фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясала. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Ике проект та әдипнең туган көненә багышланган. Чараларда җәмәгате белән бергә язучының улы Илгиз, республиканың Язучылар берлеге әгъзалары, Мостай Кәрим исемендәге Башкорт драма театры һәм Милли яшьләр театры актерлары катнашуы көтелә.

Драматургия һәм театр сәнгате музее 158нче Уфа гимназиясе базасында булдырылган. Анда мәгълүмат стендлары, башкорт драматурглары портретлары, басма һәм фотоматериаллар куелган.

Шул ук көнне гимназиядә “Мостай укулары” республика әдәби-иҗат бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнә. Эшләр М. Кәрим, Г. Тукай, А.Пушкин әсәрләре буенча төрле номинацияләрдә башкарылган.

Бәйгене Уфа мәгариф идарәсе, Мостай Кәрим исемендәге 158нче Уфа гимназиясе , Әхмәт-Зәки-Вәлиди исемендәге милли китапханә, Мостай Кәрим һәм “Әманәт” фондлары бергәләп оештырган.