Минзәлә театры кисәтә - иблис үзебездә яши

Сергей Потапов Минзәлә театрында "Иблис" драмасын куйды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Төрки дөньяның иң күренекле театр режиссеры Сергей Потапов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында әзербәйҗан классик драматургы Хөсәен Җәвиднең "Иблис" әсәрен сәхнәгә чыгарды. Спектакль "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында куелды. Бүген театр драманы премьера алдыннан күрсәтте. Театр кунаклары белән бергә спектакльне "Татар-информ" хәбәрчеләре дә тамаша калды. Спектакльнең премьерасы ноябрь аенда булачак.

Дөнья буйлап спектакльләр куючы режиссерның Минзәлә театрында спектакль чыгаруы республика театр дөньясы өчен зур вакыйга булды. "Мине Минзәләгә театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов чакырды. Ә "Нәүрүз" театр фестивалендә Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов мине театрга килергә ышандыра алды. "Минзәлә - татар театрының көнчыгыш капкасы. Сез татар театрына кояш чыгышыннан керергә тиеш", - диде ул. Миңа ул шушы сүзләре белэн тәэсир итә алды", - диде Сергей Потапов.

Мәгълүмат өчен. Сергей Потапов - танылган театр һәм кино режиссеры, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты. Быел "Нәүрүз" халыкара театр фестивале кысаларында Сергей Потапов спектакльләренең ретроспективасы тәкъдим ителде.

"Иблис" драмасын театрга Сергей Потапов үзе тәкъдим иткән. Ул очраклы гына әлеге әсәргә рецензия укыган булган. "Мин тәкъдим иткәндә, театрның риза буласына ышанмадым. Алар кыю булып чыктылар - берсүзсез ризалаштылар һәм материалны таптылар", - ди режиссер.

Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов әсәрне Әзербәйҗан мәдәният министрлыгы аша тапканнарын әйтә. Шигъри тел белән язылган пьесаны Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Премьера чыгар алдыннан үзе дә Минзәләгә килеп артистлар белән эшләгән.

Спектакльдә театрның танылган артистлары Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин, Татарстанны халык артисты Хафиз Хамматуллиннар катнаша. Иблис образын театрның яшь артисты Рөстәм Зиннуров гәүдәләндерә.

Сергей Потапов Иблисне икегә бүлгән - сәхнәдә анын күләгәсе-игезәге дә йөри. Иблис күләгәсен Руслан Әхмәтҗанов башкара.

Дөньядагы барлык явызлыклар иблистән, иблис безнең үзебездә утыра, үч-көнчелек аша без аны дөньяга чыгарабыз, ди әзербәйҗан классигы моннан йөз ел элек язылган һәм хәзер дә актуаль булган әсәре белән.

Минзәлә театрында Сергей Потапов куйган "Иблис" драмасы - әлеге әсәрнең Россиядә беренче куелышы. Театр бу драма белән бик күп халыкара һәм Россия театр фестивальләрен яуларга җыена.