Казанның Актерлар йортында Рәшидә Җиһаншина истәлегенә хәтер кичәсе уза

Программада иҗади очрашулар, архивтан актриса катнашында спектакь язмалары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 16 октябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россия халык артисты Рәшидә Җиһаншина истәлегенә хәтер кичәсе уза.

Рәшидә Җиһаншина Казанда 1917 елның 17 октябрендә туган. 1936 елны Татар сәнгать техникумын тәмамлаган һәм гомеренең ахыргы көннәренә кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы составында уйнаган.

1964 елда Рәшидә Җиһаншина Татар дәүләт академия театрының директоры була һәм унбер ел театрны җитәкли, театрны кризистан алып чыга.

1991 елның гыйнварында ул сәхнә ветеран артистларыннан “Шәфкать” төркемен оештыра.

Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә беренче көннәреннән үк идарә әгъзасы, рәис урынбасары булып сайлана. Аннан 20 еллап үзе бүлекне җитәкли.

Казанның Актерлар йортында 16 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Россия халык артисты Рәшидә Җиһаншина истәлегенә узачак хәтер кичәсендә аның коллегалары, якыннары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнаша. Яшь актерларны Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегенә кабул итү дә булачак.