Сабаның Иске Икшермә авылында мәдәният йорты ачылу тантанасында мәдәният министры катнашты

Район башлыгы авыл халкын клуб белән котлап ноутбук бүләк итте.
 (Саба районы, 13 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Зәмирә Сәмигуллина). Кичә Саба районы Иске Икшермә авылында капиталь төзекләндерүдән тыш, мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде, дип хәбәр итә “Саба таңнары”.Моннан 45 ел элек төзелгән клуб заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Район башлыгы әйтүенчә, авыл халкы җыеннарда клубны яңарту кирәклеге турында фикерләрен җиткергән. Һәм менә, Иске Икшермә авылы халкына бүләк – заманча мәдәният йорты. “Бу бинаның эшчәнлеге, киләчәге сездән тора. Шуның өчен сезгә сәламатлек телим, хыялларыгыз тормышка ашсын”, – диде ул тамаша залындагыларны сәламләп. Шулай ук, Иске Икшермә авыл җирлегенә кергән авылларда барган төзү, төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштырды. Мисалга, бүген Иске Икшермә авыл эчендәге күпер, Татар Икшермәсендә клуб төзекләндерелә, кадет-интернат мәктәптә ел саен нинди дә булса заманча төзекләндерү эшләре башкарыла. Район башлыгы авыл халкын заманча мәдәният йортлы булулары белән котлап, ноутбук бүләк итте.Министр Айрат Сибагатуллин, матди-техник базаны яхшыртырга дип, клуб директоры Гүзәл Әхмәтҗәновага сертификат тапшырды.“Сезнең районның авыл клубларын, музейны карап чыктык. Авылның мәктәбе, мәдәният йорты булса киләчәге дә бар. Әмма мәдәният төзелеш, төзекләндерү белән генә бетми. Без бик бәхетле чорда яшибез: республикада мәдәнияткә зур игътибар бирелә, бик күп чаралар үтә. Сезнең клубка килеп керүгә дә күңел җылылыгын сиздем. Монда мәдәни тормыш гөрләп торыр дип уйлыйм”, – диде ул тәбрикләү чыгышында.Мәдәният йорты директоры Гүзәл Әхмәтҗәнова да рәхмәт хисләрен тыеп тора алмады: “Юбилей датасына мәдәният йортына зур күләмдә төзекләндерү үткәреп бик зур бүләк ясалды. Моның өчен республика җитәкчеләренә, район башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәтлебез. Бүгенге көннән башлап авылыбыз халкы искиткеч уңайлы, зәвык белән эшләнгән, уңайлы, иркен, замана талпәләренә туры килә торган мәдәният йортына йөри башлыйлар. Моның өчен шулай ук көнне-төнгә ялгап эшләгән, эшләрен зур төгәллек белән башкарган “Инвестхолдингстрой” җәмгыяте төзүчеләренә, генераль директоры Рөстәм Гыйльмановка зур рәхмәт”, – диде ул.Кунаклар мәдәният йортының бүлмәләрен карап чыкты. Район мәдәният йорты үзешчән җырчылары, Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре яңа клубта тәүге чыгышларын тәкъдим итте. Иске клубның торышы күпләрнең күңелендә борчу уятып торганга, авыл халкы бәйрәмгә килгәндәй җыелган иде.