Зөһрә Шәрифуллина Башкортстанда иҗат сәфәрендә

Биредә “Мәхәббәт чишмәләре” исемле яңа мәдәни программа тәкъдим итәчәк ул

(Уфа, 13 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Күренекле җырчы, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина Башкортстанга чираттагы гастрольләренә килде. Биредә “Мәхәббәт чишмәләре” исемле яңа мәдәни программа тәкъдим итәчәк ул.
Бүген үзенең иҗат сәфәрен Зөһрә Шәрифуллина Уфа янындагы Алексеевка авылында башлап җибәрә. Бу авыл соңгы елларда Татарстан белән Башкортстан сәнгать осталарын үзенә тартып тора. Биредә җыр-моңнарыбызны яратучы милләттәшләребез яши.
Зөһрә Шәрифуллинаның әлеге яңа концертында аның иҗатташ дуслары Ришат Төхвәтуллин, Нурия Ярмөхәмәтова, “Алсу-Фәридә” дуэты һәм башка сәнгать осталары катнаша.
Иртәгә шушы ук тамашаны кунаклар Уфадагы Яшьләр мәдәният сараенда, ә җомга көнне Чишмә районында тәкъдим итәчәк.