Г.Кариев исемендәге театр Сарытауда “Башмагым”ны күрсәтәчәк

14 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Сарытау шәһәренә китә

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). 14 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Сарытау шәһәренә китә. Шәһәрнең “Тантал” Мәдәният сараенда ул 15 октябрь көнне Таҗи Гыйззәтнең Җәүдәт Фәйзи музыкасына язылган “Башмагым” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 октябрь көнне Казанда Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган фестиваль кысаларында театр труппасы Г.Камал театрында драматургның “Гашыйк буласым килә” спектаклен уйнаячак. Әсәр халыкка ике тапкыр – 12 һәм 14 сәгать 30 минутта тәкъдим ителәчәк.