Түбән Камада “Осталар каласы” фестивале үтте

Түбән Каманың эшче яшьләре иҗади сәләтләрен күрсәтте.
(Түбән Кама, 13 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада эшче яшьләр арасында “Осталар каласы” IV үзешчән сәнгать фестивале үтте.
Конкурсның елдан-ел популярлаша баруына катнашучыларныћ саны арту дәлил булып тора. Бу юлы элеккеге Пионерлар йорты сәхнәсендә Түбән Каманың 9 предприятиесеннән иҗат коллективлары җыр һәм бию сәләтен күрсәтте. Иң яхшыларга Гала-концертта чыгыш ясау хокукы һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Оештыручыларның берсе булган шәһәрнең яшьләр эшләре, спорт идарәсе белгечләре фикеренчә, фестивальнең төп максаты – Түбән Кама предприятиеләре арасында элемтәләрне ныгыту.