Ноябрьдә Казанда республика халык театрлары декадасы узачак

Анда фестивальдә җиңү яулаган 12 иң яхшы коллектив үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 7-16 ноябрь көннәрендә башкаланың Королев урамы, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният һәм спорт үзәгендә республика халык театрлары декадасы узачак.
Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, анда 12 театр коллективы катнаша. 7 ноябрьдә Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге халык театры драматург Т.Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” комедиясен, 8 ноябрьдә Сарман районы Мәдәният йорты халык театры М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен, 9 ноябрьдә көндез Чистай шәһәренең “Экспромт” театр коллективы “Кошкин дом” әкиятен, шушы ук көнне кич белән Яңа Чишмә районы Чаллыбаш авылы халык театры М.Мөсифуллинның “Начар ир — тискәре хатыннар” комедиясен, 10сында Мөслим районы Мәдәният йорты халык театры Ф.Яруллинның “Мәхәббәт яңгыры” комедиясен, 11ендә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы халык театры Х.Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” драмасын, Чирмешән районы Мәдәният йорты халык театры И.Зәйниевнең “Әни, менә сиңа килен...нәр!” музыкаль комедиясен, 13 ноябрьдә Актаныш районы Иске Кормаш авылы халык театры Аманулланың “Моңлы ядкәр” дигән трагикомедиясен, 14 ноябрьдә Азнакай шәһәр-район Мәдәният сарае халык театры Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясен, 15 ноябрьдә көндез Балык Бистәсе район Мәдәният йорты халык театры Д.Салиховның “Кодаң булса генерал” комедиясен, шушы ук көнне кич белән Баулы районының М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты халык театры Т.Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” комедиясен һәм 16 ноябрьдә Әтнә район Мәдәният йорты халык театры Х.Вахитның “Күк капусы ачылса” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.
Билгеле булганча, халык театрлары һәм театр коллективларының VIII республика фестивале 22 мартта старт алган иде. Өч турга исәпләнгән чараның беренчесе республиканың шәһәр һәм районнарында үткәрелсә, икенче тур зоналарда узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быелгы фестиваль Татарстанда игълан ителгән “Гаилә елы”на багышланды.