Казанда «Золотые годы» I республика телевизион ачык фестиваленең йомгаклау этабы уза

«Татарстан пенсионерлары» оешмасы, «Болгар» милли хәйрия фонды тырышлыгы белән оештырылган фестиваль алга таба яшәргә лаеклы булуын раслаган
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген «Казан» милли - мәдәният үзәге талантлы, актив өлкән буын вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды. Биредә «Золотые годы» I республика телевизион ачык фестиваленең йомгаклау этабы уза. Анда республика-шәһәр районнарыннан 24 сәнгать коллективы – фестивальнең зона турларында җиңүчеләр катнаша.
Көзләрдә дә язлар кабатлана. Лаеклы ялда булуларына карамастан, республиканың иҗтимагый - мәдәни тормышында актив катнашучы пенсионерлар белән якыннан танышкач, әнә шул сүзләр күңелгә килә. Түбән Кама төбәген бу фестивальдә 3 коллектив тәкъдим итә. Шуларның берсе –республика фестивальләрендә даими катнашучы, киләсе елда 10 еллыгын билгеләп үтүче «Талир тәңкә» вокаль ансамбле. Аның иң өлкән артисты Зөлфия Сәгыйтовага инде 78 яшь. Тик энергиясе ташып торган, сәнгать дөньсында кайнап яшәүче Зөлфия апага үзе әйтмәсә, бу яшен биреп булмый. Яшь калуының серен ул бик гади аңлата: боегып яшәмәскә, җыр-бию яратырга, күңелдә ачу сакламаска, күбрәк яхшылык эшләргә. Зөлфия Сәгыйтова ансамбльнең чишмә башында тора. Гомер буе төзелеш тармагында хезмәт куйган бу ханым, лаеклы ялга чыккач, үзе кебек тынгысыз, талантлы пенсионерлардан «Альфа» татар клубы оештыра. Шуның нигезендә, соңрак «Талир тәңкә» ансамбле оеша. Әлеге коллективны элеккеге дирижер Клара ханым Дәүләтова җитәкли. 26 кешедән торган бу коллектив түбән камалаларны гына түгел, республиканың барлык төбәкләрен үзләренең татар халык җырларыннан төзелгән композицияләре белән озак еллар куандырып яшәргә ниятли. Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсеннән «Ивушка» ветераннар хоры, Казанның Авиатөзелеш районыннан «Кичке утлар», «Калина» ансамбльләре һб. коллективлар шундый уй-теләкләр белән яна.
Ветераннар ансамбльләренең «Золотые годы» дигән ачык телевизион фестивален оештыру инициативасы белән «Татарстан пенсионерлары» иҗтимагый оешмасы чыккан иде. Бу башлангычны «Болгар» милли хәйрия фонды күтәреп алган. Уртак тырышлык белән оештырылган беренче фестиваль үзенең алга таба яшәргә лаеклы булуын зона турларында инде раслаган. «Татарстан пенсионерлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Смирнов республикада талантлы, үзләрен күрсәтүнең яңа формаларын уйлап таба белгән пенсионерларның күп булуына соклануын белдерде. «Сәләтле ветеран коллективлары гаять күп, шулар арасыннан йомгаклау этабына иң лаеклыларын сайлап алу бик кыен булды», – дип ассызыклады ул. «Болгар» милли хәйрия фонды президенты Фәрит Мифтахов тормышны җыр белән үреп баручы өлкән буын вәкилләре өчен оештырылган фестивальнең дәвамлы булачагына һәм аның тагын да югарырак дәрәҗәдә уздырылачагына ышаныч белдерде.
I республика ачык фестивале җиңүчеләренең исеме көндезге өчләрдә игълан ителәчәк.