Камал театры артисты Айгөл Абашеваны волонтерлык өчен бүләкләделәр

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкына коронавирус вакытында ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Ратушасында #БезБергә гомумроссия ярдәм акциясе волонтерларын бүләкләделәр. Алар арасында Камал театры артисты Айгөл Абашева да бар иде. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкына коронавирус вакытында ярдәм иткән волонтерларга, иганәчеләргә, эшмәкәрләргә бүләкләр тапшырды. Март аеннан июнь аена кадәр волонтерлар көн саен кешеләргә азык-төлек, дарулар, җылы ризык, көнкүреш кирәк-яраклары ташыды, оешмаларда дезинфекция ясады, волонтерлар штабы укучыларга дистанцион укуда ярдәм күрсәтте. 

«Без Айгөл белән горурланабыз!» диелә бу хәбәрдә.