Рамил Төхфәтуллин: Чеченнар үз мәдәниятен саклый торган һәм диндар халык

Грозныйда "Федерация" Россиянең милли театрлары фестивале бара.
(Грозный, 13 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле татар артисты Рамил Төхфәтуллин Грозныйда Аяз Гыйләҗев прозасы буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен уйнап чыккач "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенең чечен халкына соклануы һәм кайбер борчулары турында җиткерде. Камал театры спектакле Грозныйда Чечен Республикасында узучы "Федерация" милли театрлар фестивале кысаларында күрсәтелде. Тамашачы аны тулы залда карады."Спектакльне чечен халкы белән бергә фестивальгә килгән күп милләтле театр артистлары да карады. Әлбәттә, алдан ни дәрәҗәдә кабул ителер икән дигән борчу булды. Без биредә ике көн торып, чечен халкына мөкиббән. Алар үз мәдәниятен саклый торган һәм искиткеч диндар халык. Ә бит безнең спектакльдә хәмер турында да сөйләнелә. Шунлыктан без ул яктан да борчылдык", - ди Рамил Төхфәтуллин."Халык кабул итте үзе, кул да чапты. Ләкин бит ниндирәк милләт икән татарлар дип уйланырлар да. Бу спектакль безнең милләтнең бөтен яхшы сыйфатларын күрсәтә алдымы? Без күпкә тирәнрәк милләт. Аяз абый бу әсәрен бик борчылып язган. Ул аны безнең өчен язган", - ди артист.Камал театры директоры Илфир Якупов туганлык мөнәсәбәтләре яктыртылган әсәр бөтен халыкларга да якын дип саный. Грозныйда "Федерация" Россиянең милли театрлары фестивале бара. Бүген биредә Татарстанның икенче театры - әлмәтлеләр чыгыш ясый.