Минзәлә театры Казахстанда театр фестивалендә катнаша

II Халыкара Каспий буе илләре театр фестивале Актау шәһәрендә 13 – 16 сентябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт театры Казахстанның Актау шәһәрендә II Халыкара Каспий буе илләре театр фестивален башлап җибәрде. Театр коллективы үткән сезонда республика театры дөньясында “Ел вакыйгасы” булган “Иблис” спектаклен күрсәтте. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

  • II Халыкара Каспий буе илләре театр фестивале Актау шәәһрендә 13 – 16 сентябрь көннәрендә үтә. Ул СССРның халык артисты Нурмухан Жантуринның 90 еллыгына багышланган.

Фестивальдә Казахстан, Азәрбайҗан, Иран, Төрекмәнстан һәм Россиядән ике театр катнаша. Болар – Татарстанның Минзәлә һәм Башкортстанның “Нур” театрлары.