"Татар-информ"да "Иске Казан түгәрәк уены" фестивале турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 августта, 13:00 сәгатьтә “Татар-информ”да “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, “Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова катнашачак. "Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]