Тәтештә мәктәпләргә һәм китапханәгә Хәтер китабы тапшырдылар

Чараны уздырган вакытта барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары«). Тәтеш районында белем бирү оешмаларына һәм үзәк китапханәгә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» дип исемләнгән китапны тапшыру тантанасы булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Китапларны тапшыру акциясе Тәтештәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда райондагы оешмалар, пред­приятиеләр җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә узды, диелә әлеге хәбәрдә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Районыбызда яшәүчеләр фашистларны Җиңүгә зур өлеш кертте, аларның барысы да безнең хәтердә һәм йөрәктә сак­лана», — диде Аркадий Борисович. 

Китапны тапшыру акциясе район мәдәният йорты коллективы әзерләгән әдәби-музыкаль прог­рамма белән үрелеп барды. Чараны уздырган вакытта барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде.