Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары мәхәббәт турында фильм төшерәчәк

Фильмның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә билгеле түгел.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм Үзбәкстан Республикасының шәхси продюсерлык үзәге уртак нәфис фильм (әлегә аны «Сөмбел» дип атаганнар) төшерү турындагы мәсьәләне тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев хәбәр итте.

«Фильм Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшереләчәк, картинада татар һәм үзбәк актерлары уйнаячак. Фильм мәхәббәт турында», - диде Насриев.

«Татаркино» делегациясе картинаны төшерү турында сөйләшүләр алып бару өчен Үзбәкстанда булып кайтты. Фильмның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә билгеле түгел, диде Генконсул.

Былтыр Казанда Үзбәк киносы көннәре узган иде. Хәзер исә Үзбәкстанда Татар киносы көннәре бара.

Бүген рәсми төстә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы ачылачак.