Виктор Черномырдин: “Рәшит Ваһапов фестивале — Халыкара масштабтагы мәдәни вакыйга”

Виктор Черномырдин: “Рәшит Ваһапов фестивале — Халыкара масштабтагы мәдәни вакыйга”

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең Украинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Виктор Черномырдин шушы көннәрдә Киев шәһәрендә зур уңыш белән үткән Рәшит Ваһапов исемендәге III Халыкара татар җыры фестиваленең төбәк бәйрәмен оештыручыларга һәм анда катнашучыларга сәламләвендә фестивальгә әнә шундый югары бәя бирде.

Киевтагы фестивальнең үзенчәлеге шунда, ул биредә традициягә әверелгән “Киев сандугачы” татар-төрки фестивале белән берүк вакытта үтте.

Фестивальнең концерт программасы шактый бай иде. Киев, Харьков, Симферополь, Запорожье, Луганск шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән җыелган 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле яшь башкаручылар жюри хөкеменә Р. Ваһапов репертуарындагы иң матур әсәрләрне тәкъдим иттеләр. Фестиваль-бәйгенең I дәрәҗәле лауреатлары булып Киев шәһәренең “Яшь йөрәкләр” ансамбле һәм Рөстәм Шәрәфетдинов (Мәскәү) танылды. Яшьләр ансамбле үтә бер зәвыкълек белән Р.Ваһапов репертуарындагы иң саллы җырларның берсе – “Бибисара”ны (С.Сәйдәшев көе, Ә.Ерикәй шигыре) башкарды. Ваһаповның тагын бер гүзәл әсәре – “Рәйхан” Р.Шәрәфетдиновның үзенчәлекле интерпретациясе белән тәкъдим ителде. Төбәк этабында җиңүчеләр, шулай ук “Шатлык” (Киев) һәм “Лугари” (Луганск) ансамбльләре Ваһапов фестиваленең декабрь аенда Казанда үтәчәк йомгаклау чараларында катнашуга чакыру алдылар.

Киевта үткән Рәшит Ваһапов фестивале киң иҗтимагый-сәяси яңгыраш уятты. Фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга РФнең Украинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Виктор Черномырдиннан котлау килеп иреште. Анда мондый юллар бар: “Соңгы елларда күп кенә Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә зур уңыш белән үтүче бу фестиваль, һич арттырусыз, халыкара масштабтагы мәдәни вакыйгага әверелде”.

Ә Украинаның мәдәният һәм туризм министры Юрий Богуцкий Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль, “Киев сандугачы” фестивальләренең социомәдәни әһәмиятен аеруча ассызыклап, “татар һәм украин мәдәниятләренең диалогы украин җәмгыятенең рухи һәм мәдәни яктан баюына нигез тудыра” дип билгеләп узды.

Бөтенукраина “Туган тел” татар мәдәни үзәге Президенты Кәнәфия Хөснетдинов Ваһапов фестивален Украинада традицион төстә ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Украинаның дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларына, РФнең Украинадагы илчелегенә, “Туган тел” татар җәмгыяте адресына рәхмәт сүзләре белән фестивальнең генераль директоры, “Татарстан” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов чыгыш ясады.

Йомгаклау гала-концертында лауреатлар һәм дипломантлар белән беррәттән күренекле сәхнә осталары – Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Украинаның халык артисты Гурбан Аббасов, Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина, Кырым Республикасының атказанган артисткалары Эльзара Баталова, Ленара Османова һәм башкалар катнашты.

Рәшит Ваһапов исемендәге III Халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы төбәк чаралары 23 июньдә Берлинда (Алмания) һәм 30 июньдә Гданьск шәһәрендә (Польша) үтәчәк.