Симферопольдә Сабан туе гөрләп узды

Симферопольдә Сабан туе гөрләп узды

(Симферополь, 13 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Бу ялда Симферопольдә Бөтенкырым Сабантуе булып узды. Кырымның Илмир Тимергалиев җитәкчелегендәге “Идел” татар ассоцияциясе тарафыннан оештырылган милли бәйрәм, Салгир елгасының уң ярындагы мәйданда узды. Бәйрәмгә Ялтадан, Алупкадан, Гурзуфтан бик күп милләттәшләребез килгән иде.

Үзләренең кабатланмас чыгышлары белән бәйрәмне Татарстаннан килгән җырчылар, артистлар һәм җирле коллективлар бизәде. Халык милли көрәш, кул көрәше, аркан тартышу кебек төрле ярышларда көч сынашты.

Сабан туен “Идел” татар ассоцияциясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев ачып җибәрде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән милләттәшләребезгә юлланган Сәламләү хатларын Г.Камал театры артисткасы Наилә Ибраһмиова укып ирештерде.

Мәйданга танлыган эшмәкәр Нәфис Кашапов та чакырылды. Бирегә килгән барча халыкны ул бәйрәм белән тәбрик итте. Бәйрәмне алып баручы 1995 елгы Киев Сабан туена бертуган Кашаповларның хәйрия ярдәме белән килүләре турында мәгълүмат бирде.

Иртәдән бирле гөрләп торган Сабантуй мәйданында һәркем күңел ачты. Бәйрәм батыры булып Арсен Юнысов калды. Аңа тәкә тапшырылды. Шулай ук иң яшь көрәшче Арслан Королов белән иң өлкән көрәшче Искәндәр Гомәров та бүләксез калмадылар. Бүләккә тәкә кул көрәше ярышында җиңүчегә дә бирелде.

Сабантуйны оештыручылар исә “Җәмилә” һәм “Теселли” кырымтатар коллективларына телевизор һәм видеомагнитофон бүләк итте.