Камал театры тамашачыларны үзенә тагын да ныграк җәлеп итәрлек булачак

Камал театры тамашачыларны үзенә тагын да ныграк җәлеп итәрлек булачак

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “Бездә кунак бар” исемле интернет тапшыруында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров белән театрның реклама-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Инсаф Хәмитов катнашты.

Сүз Камал театры бинасына ремонт ясау эшләре турында сөйләшүдән башланды. Театрдагы ремонт эшләре ике ел элек бинаның эченнән башланып киткән иде. Ягъни биредә тамашачылар залы үзгәртелде, урындыклар алыштырылды, фойе да башкача төс алды. Инде хәзер сәхнәне заманча итеп эшләү күздә тотыла, шулай ук грим бүлмәләре дә үзгәртеләчәк икән.

Ш.Закиров белдерүенчә, театр каршындагы мәйданны төзекләндерү эшләрен һәм бинадагы ремонтны август аена кадәр төгәлләү күздә тотыла. “Бу урын тагын да матурланачак. Биредә фонтаннар күбәячәк”, - дип белдерде ул.

Ремонт эшләре баруга да карамастан, Камал театры артистлары кул кушырып утырмый. Күптән түгел алар республиканың Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә чыгыш ясап кайткан. Шул ук вакытта яңа әсәрләр сәхнәләштерү өстендә дә эш барыла икән.

Бай тарихка ия татар театрының киләчәккә планнары белән дә уртаклашу булды тапшыруда. Июнь азакларында коллектив Чиләбедә узачак Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үзләренең иң яхшы сәхнә әсәрләрен тәкъдим итәргә ниятли.

“Чиләбе өлкәсендә 20 елдан артык булганыбыз юк. Шуңа да бу сәфәр безгә Чиләбе өлкәсе белән үзара дуслыкны ныгытырга ярдәм итәр”, - дигән теләктә калды театр җитәкчесе.

Коллективның гастрольләр географиясе һаман киңәя бара. Октябрь аенда алар Алматы шәһәренә, аннары Кытайның Колҗа, Үрүмчи шәһәрләренә һәм Бишкәккә барырга нияти. Иҗади сәфәр исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Уфа шәһәрләре дә бар.

“Яңа репертуарга килгәндә, яңа сезонда драматург Ф.Бүләковның “Сибелә чәчем”, Т.Миңнуллинның “Дивана”, И.Зәйниевнең “Суган чәчәге” кебек пьесалары сәхнәләштереләчәк.

Соңгы елларда репертуарыбызда балалар өчен спектакльләр юк иде. Шунлыктан, Яңа ел бәйрәменә яшь тамашачыларга “Авыл эте Акбай” сериясеннән “Интернет Акбай” дигән спектакль әзерләргә уйлыйбыз”, - дип белдерде Инсаф Хәмитов.