Башкортстан «Китап» нәшриятында Зиннур Мансуровның яңа жыентыгы чыкты

Башкортстан «Китап» нәшриятында Зиннур Мансуровның яңа жыентыгы чыкты

(Уфа, 13 июнь, Татар-информ, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында күренекле татар шагыйре Зиннур Мансуровның «Көнгә шөкер кылып» дигән китабы башкорт телендә басылып чыкты. Анда авторның әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя алган шигырьләре hәм поэмалары урын алган.

Зиннур Мансуровның яңа жыентыгын башкорт теленә танылган башкорт шагыйре Абдулхак Игебаев тәрҗемә иткән. Бизәлеш рәссамы – танылган татар рәссамы Салават Гыйләҗетдинов. Бу китап «Каләмнәр туганлыгы» - «Кардәшлек киштәсе» исемле сериядә дөнья күрде.

Бу серияне 1994 елда Татарстан китап нәшрияты белән Башкортстан дәүләт «Китап» нәшрияты булдырган иде. Әлеге уртак килешүнең максаты - танылган татар hэм башкорт шагыйрьләренең Казанда hәм Уфада аерым жыентыкларын чыгару. Шушы 13 ел вакыт эчендә татар hәм башкорт телләрендә дистәләрчә китап дөнья күрде.

Әлеге яңа башлангыч бик файдалы булды. Ни өчен дигәндә, бу сериядә чыккан китаплар аша hәр ике халыкның шигърияте, әдәбияты белән үзенен туган телендә танышып бара аласың.