Мәскәүдә Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Сабантуй булды

Мәскәүдә Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Сабантуй булды

(Мәскәү, 13 июнь, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). 12 июньдә «Люблино» мәдәният һәм ял паркында булган Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Сабантуй оештырылды.

Фестивальдә Грузия, Әзербәйҗан һәм Мәскәүнең башка диаспора вәкилләре милли мәдәниятләрен тәкъдим итте. «Люблино» паркында берничә концерт мәйданы, шулай ук “Осталар шәһәре” исеме астында кулланма сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Моннан тыш, фестивальдә спорт мәйданында төрле милләтнең спорт төрләре буенча ярышлар оештырылган иде.

Фестивальдә татар мәдәниятен Мәскәү татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтәрияте тәкъдим итте, ул Сабантуйны оештыручы да. Бәйрәм спорт һәм концерт мәйданнарында үтте.

Спорт мәйданы күпсанлы милли көрәш җанатарларын җыйган иде. Ачык сәхнәдә булган концертта үзешчән сәнгать коллективлары белән бергә сәнгать осталары да чыгыш ясады. Концерт М.Җәлил исемендәге татар этномәдәни компонентлы 1186нчы мәктәп укучылары чыгышы белән башланды. “Ләйсән” ансамбле татар милли биюләрен башкарды. Аннары Рәхилә Биктаһирова, Сәрия Юнысова, Рәфкать Байчурин башкаруында татар халык җырлары яңгырады. Тамашачылар яшь башкаручылар Әлфия Шәрипова, Зөлфия Урманчиеваны җылы каршы алды. Шулай ук Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова чыгышыннан да тамашачылар канәгать калды.