Әлмәт Татар дәүләт драма театры иҗат сезонын япты

Әлмәт Татар дәүләт драма театры иҗат сезонын япты

(Казан. 13 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Kәримова). Кичә Әлмәт Татар дәүләт драма театры үзенең быелгы сезонын язучы Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кыз урлау” спектакле белән япты. Премьераны шушы театрда эшләп киткән, бүгенге көндә Түбән Кама драма театрында баш режиссер вазифасын башкаручы Рөстәм Галиев куйды.

Быелгы сезон, Әлмәт драма театры өчен кызу урак өсте булды дисәк, ялгышмабыз. Чөнки алар тамашачы игътибарына драматург Туфан Миңнуллиннның юбилее уңаеннан, аның "Исәнмесез" пьесасын, Мансур Гыйләҗевның "Милли миллениум" музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Моннан тыш, Әлмәт драма театры үзенең яшь тамашачыларын да игътибарсыз калдырмады. Балалар өчен "Көтү" һәм Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән "Эш беткәч уйнарга ярый" спектакльләре шуның ачык мисалы. Әлеге спектакльләр театр артистлары Хөрмәт Фәйзуллин һәм Камил Вәлиев тарафыннан сәхнәләштерелде.

Агымдагы елның апрель аенда әлмәтлеләр Казанның – 1000, Татар театрының 100 еллыгына багышлап һәм Әлмәт районы оешуга 75 ел тулу уңаеннан, Казанда бер атналык иҗади гастрольләрдә дә булып, башкала тамашачысын төрле рухтагы әсәрләре белән сөендерде.

Иҗат сезонын япканннан соң да, Әлмәт Татар дәүләт драма театры эшсез торырга уйламый. 23 июнь көнне алар Арчада узачак театрлар Сабантуенда катнашырга ниятли. Алга таба исә труппа республика районнарына иҗади гастрольләргә юнәлә.

Театрның баш режиссеры Гафур Каюмов беледреүенчә, яңа сезонны октябрь аенда ачу күздә тотыла икән. Аны әлмәтлеләр Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектакле белән ачып җибәрәчәк.