Әлки районында язучы, фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды

Һәйкәл әдип исемен йөрткән гимназия бинасы каршында урын алды.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Әлки районының административ үзәге булган Базарлы Матак авылында язучы һәм фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды. Һәйкәл әдип исемен йөрткән гимназия бинасы каршында урын алды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге тантанада Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим һәм башка рәсми затлар катнашты.