«Минем Такташ» операсы бер генә көн күрсәтелә һәм билетлар сатылмый

KazanOperaLab иҗат лабораториясе кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә өч опера иҗат ителде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Минем Такташ» операсы Тинчурин театрында бер генә көн күрсәтеләчәк һәм спектакльгә билетлар сатылмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә KazanOperaLab иҗат лабораториясе җитәкчесе Данияр Соколов әйтте.

«Башта ике көн – 17 һәм 18 май дип планлаштырсак та, беренче көнендә без прогон ясарга булдык. Тамашачыга 18 май көнне күрсәтәбез. Безгә репетиция өчен вакыт азрак булды, чөнки театр үзе дә спектакль чыгара», - дип аңлатты Данияр Соколов.

«Без коммерция максатын күз алдында тотмыйбыз. Шуңа күрә билетлар сатылмый. Тамашачы чакыру билетлары белән һәм регистрация үтеп керә алачак», - диде ул.

  • «Минем Такташ» операсының либретто авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Ильяс Камал. Төп рольләрдә – Эльза һәм Артур Исламовлар.
  • «Минем Такташ» - KazanOperaLab иҗат лабораториясенең өченче спектакле. Беренче ике спектакль рус телендә булып, өченчесе татарча булырга тиеш иде. Әмма спектакль вәгъдә ителгән вакытта өлгертелмәде. Соңрак та вакыты берничә тапкыр күчерелде.
  • KazanOperaLab иҗат лабораториясенең зур уңышы – Тинчурин театрында әлеге проект өчен оркестр чокыры ачылды һәм озак еллардан соң анда чын оркестр - Sforzando фонды оркестры эшләде.