Мәшһүр татар җырчысы Таһир Якуповның тууына 70 ел тулды

Казанда Т.Якуповның каберенә чәчәкләр китерү, хәтер яңарту чарасы була

 (Казан, 13 май, "Татар-информ"). Халык җырларын башкарып танылган татар җырчысы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Таһир Якуповның тууына (1946-1999) бүген 70 ел тулды. Шул уңайдан бүген, ягъни 13 майда иртәнге 10да Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Т.Якуповның каберенә чәчәкләр китерү, хәтер яңарту чарасы була. Анда татар җәмәгатьчелеге катнаша. Зиратка автобус ТР Дәүләт филармониясе яныннан 9.30дан да калмый кузгала.

Белешмә өчен. Казанның Яңа Бистәсендә эшче Габдулла белән Фатыйма Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган була. 80 нче татар мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә җыр дәресләре укытучысы Әхмәт Хәйретдинов Таһирның музыкаль сәләтен сизеп ала. Дүртенче сыйныфта укыган чагында “Балалар өчен тапшыру”лар оештыручы журналист, олимпиадалар вакытында, дистәләгән җырчы бала арасыннан Таһирны сайлап ала. Таһир Татарстан радиосы аша “Чишмә җыры”н (М.Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкара. Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8 нче классны тәмамлагач, 144 нче заводка эшкә керә.

1966 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Ул ансамбльнең хор төркеменә кушылып та, аерым да чыгышлар ясый башлый. Беренче чыгышларыннан ук Таһир Якупов тыңлаучыларның күңелен яулап ала.

Таһир Якуповны җырчы буларак тамашачы бик тиз үз итә. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

http://tatarile.org/audio/taxonomy/term/190 Таһир Якупов башкаруында җырлар тупланмасы тәкъдим итә.