news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясенә гаризалар кабул ителә

Премия талантлы һәм инициативалы яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү сәләтен үстерүгә, Башкортстан мәнфәгатьләрендә иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда 2019 һәм 2020 елларга әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премияләренә гаризалар кабул итү игълан ителде.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, премия талантлы һәм инициативалы яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү сәләтен үстерүгә, Башкортстан мәнфәгатьләрендә иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Яшьләр премиясен алу өчен:

- тәкъдим ителгән көнгә кадәр 1 елдан да ким булмаган вакыт эчендә иҗат ителгән һәм халык алдында башкарылган, куелган сәнгать һәм архитектура әсәрләре;

- басылып чыккан әдәбият, әдәбият белеме һәм сәнгать белеме өлкәсендәге әсәрләр;

- театр һәм кинотеатрларда, радио һәм телевидение буенча концертларда, күргәзмәләрдә һәм премьераларда җәмәгатьчелектә танылу алган музыкаль, театр, сынлы, хореография, эстрада һәм цирк сәнгате, дизайн, кино һәм телевидение өлкәсендәге әсәрләр тәкъдим ителергә мөмкин. Иҗади яки башка коллективларны күрсәткәндә, дәгъва кылучылар саны 16 яшьтән 35 яшькә кадәр биш кешедән артмаска тиеш.

Эшләр 1 июльгә кадәр кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 8(347) 218-03-08, e-mail: akhmetkhanova.ar@bashkortostan.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100