Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей» трагедиясе яңадан Башкорт театры сәхнәсендә чыга

Спектакльдә төп рольне - Прометейны «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә уйнаган яшь актер Азат Вәлитов башкарачак.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей» трагедиясе буенча сәхнәләштерелгән спектакльне яңадан үз репертуарына ала. Спектакльнең премьерасы 20-21 апрельгә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.Хәзер театрда тулы куәтенә репетицияләр бара, диелгән әлеге хәбәрдә.Спектакльнең режиссер-куючысы — Башкортстанның Ш.Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев. Рәссамы - Альберт Нестеров, балетмейстеры - Ольга Даукаева, композиторы - Илшат Яхин.Спектакльдә төп рольне - Прометейны яшь актер Азат Вәлитов башкарачак. Ул «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә Игнатов роле белән тамашачыларның күңелен яуларга өлгергән инде.