Казанда швед кинофестивале була

Кинокартиналар ТРда Швеция көннәре программасы кысаларында күрсәтелә

 Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). 16-22 апрель көнне Казанның “Мир” кинотеатрында “Шведская стенка” кинофестивале була. Кинокартиналар ТРда Швеция көннәре программасы кысаларында күрсәтелә.

Фестиваль көннәрендә тамашачыларга “За голубыми небесами”, “Девочка по вызову”, “Встреча выпускников”, “Отель”, “Не лейте слез”, “Стокгольмские истории”, “Эго”, “Ледяной дракон” кебек заманча швед картиналары тәкъдим ителә. Фильмнар швед телендә, рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

Билет бәяләре 100 сум, фестиваль ачылу көнендә керү — ирекле, диелә “Татаркино” матбугат хезмәте хәбәрендә.