Уфада Татарстан белән Башкортстан артистлары “көч сынашты”

Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда кичә зур сәнгать бәйрәме булып үтте

(Уфа, 13 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда кичә зур сәнгать бәйрәме булып үтте. “Музыкаль ринг” дип аталган мавыктыргыч тамашаны карарга теләүчеләрнең һәммәсе дә залга сыя да алмады хәтта.
Әлеге үзенчәлекле мәдәни программаны Татарстанның танылган композиторы Фирзәр Мортазин белән Башкортстанның шулай ук киң билгеле композиторы Наил Шәймәрданов оештырды. Тамашаның сценариен Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов гаять кызыклы итеп язган.
Исеменнән үк күренүенчә, “Музыкаль ринг” сәхнә йолдызларының үзенчә һөнәри осталыкта ярышуын күзаллый. Шартлы рәвештә шулай уйланылган иде дә ул. Әмма кабатланмас матур килеп чыккан шушы концертта җиңүчеләр булмады, һәммә артист тамашачыны үзенә генә хас моңы һәм сөйкемлелеге белән әсир итте.
Тамашада Татарстан ягыннан Фирзәр Мортазин, Илнар Сәфиуллин, Резедә Шәрәфиева, Айгөл Сагынбаева, Рәсим Низамовлар катнашты. Ә Башкортстан данын Наил Шәймәрданов, Айдар Галимов, Марат Шәйбәков, Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиевлар яклады. Җырчылар Фирзәр Мортазин белән Наил Шәймәрдановның элекке хитларын да, яңа җырларын да башкарды. Шушы ук программаны сәнгать осталары Казанда һәм башка төбәкләрдә дә күрсәтергә теләк белдерде.