Рөстәм Закиров авылдашларын сөендерде

Күптән түгел Р.Закиров кабат якташлары алдында имтихан тотты, иҗат төркеме белән туган авылы Арча районы Урта Пошалым авылына кайтып концерт куйды
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров апрель аенда Казанда концерт куеп, зал тутырып тамашачы җыеп үзенең инде чын мәгънәсендә популяр, киң диапазонлы җырчы икәнлеген исбатлады. Рөстәм чын мәгънәсендә туган ягын, авылдашларын олылаган җырчы. Ул иҗат иттергән һәм башкарган “Пошалым чаналары” җыр хәзер дөнья иңли. Җырчы оештыра торган “Пошалым чаналары” җыр фестивален бу як халкы көтеп ала. Өч елга бер тапкыр узучы бу бәйгенең чираттагысы 2010 елда, январь аеның соңгы якшәмбесендә булачак икән.
Күптән түгел Р.Закиров кабат якташлары алдында имтихан тотты, иҗат төркеме белән туган авылы Арча районы Урта Пошалым авылына кайтып концерт куйды. Халык җырлары, классик композиторларыбыз әсәрләрен, эстрада җырларын башкарып кабат үзенең осталыгын күрсәтте. Җыр, бию, нәфис сүз белән бергә үрелеп барган әлеге концерт тамашаны карарга тирә-күрше авыллардан да җыелганнар иде. Рөстәм Закиров әниләргә багышланган җырын җырлаганнан соң, үз әнисенә Разия апа Закировага рәхмәт әйтеп чәчәк бәйләмнәрен тапшырды. Шулай ук мәдәният йортына җыелган һәрбер хатын-кыз авылдашлары Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировтан чәчәкләр кабул итте. Ә Урта Пошалымның мәдәният йортына җырчы музыкаль үзәк бүләк итте. Ул көнне узган җыр бәйрәмендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да катнашты һәм чыгыш ясады.