Казан шәһәре филармониясе «Балалар филармониясе» булдырырга тели

«Балалар белән театр, милли кием дизайны һәм мода юнәлешләрендә эшләячәкбез», - ди Филармония директоры урынбасары Чулпан Закирова.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан шәһәре филармониясе балалар белән эшләү юнәлешен үстерү өчен «Балалар филармониясе» булдырырга тели. Бу хакта Казан шәһәре филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Балалар өчен зур проект „Балалар филармониясе“ ясарга телибез. Татар сәнгатен баету нигезе булырлык балалар җыр коллективы ачарга уйлыйбыз. Биюләргә килгәндә, төрле яшьтәге балалар өчен „Халык өчен татар биюе“ проектын һәм иң сирәк таралган степ юнәлешен тәкъдим итәргә телибез», — ди Чулпан Закирова.

Ул балалар өчен җыр һәм биюдән кала, башка иҗади юнәлешләр дә булачагын белдерде. «Балалар белән театр, милли кием дизайны һәм мода юнәлешләрендә дә эшләячәкбез», — диде Чулпан Закирова.