Ирада Әюпова милли казанышларыбыз видеоязмаларда сакланырга тиеш дип саный

Мәдәният министры театрларда спектакльләрнең яздырылуы системага салынырга тиешлеген әйтә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, безнең сәнгать әсәрләребез видеоязмаларда сакланып калырга тиеш. Бу хакта ул мәдәни темага язучы журналистлар белән традицион очрашуда әйтте.

“Безнең милли мәдәният казанышлары сакланырга – сәнгать әсәрләреннән сыйфатлы видеаязмалар калырга тиеш. Без Опера һәм балет театры белән дә, Дәүләт симфоник оркестры белән дә бу эшне алып барабыз”, - диде ул.

Ирада Әюпова быел Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының ике милли спектакле – “Шүрәле” балеты һәм “Сөембикә” операсы яздырылачагын хәбәр итте.

“Бу эш системага салынырга тиеш. Театрның беренче көн премьерасы булмаса да, спектакль язылырга тиеш”, - диде ул.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрының архив спектакльләрен язмада күрсәтү практикасын һәм «Татар-информ» аша онлайн-трансляцияләрен югары бәяләде.

Мәдәният министры телевидениедә мәдәни контент буенча да сөйләшүләр алып барылачагын әйтте.