Ирада Әюпова Камал театрының онлайн трансляцияләрен югары бәяләде

Камал театры спектакльләре «Татар-информ» аша онлайн күрсәтелә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрының «Татар-информ» аша онлайн-трансляцияләрен югары бәяләде. Бу хакта ул мәдәни темага язучы журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Театр һәм тамаша заллары директорлары, спектакльләрне һәм төрле тамашаларны видеоязмада күрсәтеп, финанс ягыннан оттырабыз дип уйлыйлар. Алар билетлар начаррак сатылыр дип куркалар. Әмма безнең бу мәсьәләдә Камал театрының уңай тәҗрибәсе бар – алар «Татар-информ» аша онлайн-трансляцияләр ясыйлар», - диде министр.

Ирада Әюпова мондый трансляцияләр директордан тәвәккәллек соравын билгеләп узды.

«Җәй көне Камал театры алдындагы мәйданда архив спектакльләр язмада күрсәтелде, театрның Кече залында да репертуардан төшкән спектакльләр күрсәтәләр», - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Очрашудан соң министр үзенең театрларга еш йөрергә вакыты җитмәвеннән зарланды һәм үзенең Камал театрына спектакль карарга барасы килүен әйтте.

  • Камал театры белән «Татар-информ» арасында хезмәттәшлек дәвам итә. Театрның репертуардагы спектакльләре һәм төрле кичәләре онлайн күрсәтелә.