“Җәлил варисларына» - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә укучылар хөкеменә чыга

Китапны Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, төзүче-авторы Рифат Сәлахов, бизәлеш мөхәррире Миләүшә Вазиева тәкъдим итәчәк.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Горький урамы, 17 нче йортта урнашкан музей-фатирында «Җәлил варисларына» дип исемләнгән яңа китап тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, ул уку-укыту басмасы буларак тәкъдим ителә. Әлеге басма бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган. Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, аның биографиясеннән аерым сәхифәләр, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Китап Муса Җәлил музей-фатиры экспозиясенең фотолары белән тулыландырылган.Бу басма Татарстан китап нәшриятендә «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм йөзеннән чыгарылган.Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова журналистлар белән әңгәмә вакытында: «...шагыйрь турында хәтер – ул аның китаплары», - дип ассызыклаган иде. Шунысы куанычлы, Муса Җәлилнең төрле форматтагы җыентыклары һәрбер укучының мәнфәгатен истә тотып басылып тора.Яңа китапны тәкъдим итү кичәсендә Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, төзүче-авторы Рифат Сәлахов, бизәлеш мөхәррире Миләүшә Вазиева катнашалар.Кичә татар гимназияләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Кунаклар алдында М.Сәлимжанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Нур» балалар коллективы, 5 нче номерлы музыка мәктәбе, 26 лицей, 31 мәктәп укучылары чыгыш ясаячаклар.