news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бүген Лукашенко белән сөйләшүләр уздырачак

ТР Президенты кичә Беларусь Республикасына эш визиты белән килде.

Рөстәм Миңнеханов бүген Лукашенко белән сөйләшүләр уздырачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Минскта берничә эшлекле очрашу уздырачак. Зур машина төзелеше предприятиеләрендә булачак, шулай ук Белоруссия президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләр уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртән Рөстәм Миңнехановның «БЕЛАЗ» предприятиесенә визиты планлаштырыла, ул зур йөк машиналары җитештерү буенча специальләшә. ТР Президенты техниканың күргәзмә экспозициясен һәм җитештерүне караячак. «БелАЗ» предприятие җитәкчелеге белән Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барылыр дип көтелә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнехановның Белоруссия президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләре планлаштырыла.

«Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе, шул исәптән Россия-Беларусь хезмәттәшлеге линиясе буенча да мөнәсәбәтләр үсә. Ил Президенты белән очрашуда сүз аны киңәйтү турында барачак», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре-газ моторлы двигательләр булдыру буенча уртак проект. Шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ өчен автокомпонентлар китерү номенклатурасын киңәйтү, Белоруссиядә «Татнефть» газ заправкасы станцияләре санын арттыру, Татарстан химия предприятиеләре продукциясен һәм автомобильләр белән тәэмин итү планлаштырыла.

Татарстан белән Белоруссиянең хезмәттәшлеге 2004 елда хөкүмәтара килешүгә кул куйганнан соң башланды. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 1,193 млрд доллар тәшкил иткән. Аның 995 миллион доллары — экспорт, дип ассызыклады Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100