Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңа эшкә билгеләнде

Ул Заманча сәнгать күргәзмәләр залы директоры вазифасын башкарачак.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңа эшкә билгеләнде. Ул Заманча сәнгать күргәзмәләр залы директоры вазифасын башкарачак. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Эльвира Камалова министрлыкта 2015 елдан бирле эшләде.