Казан Венгрия киносы атналыгына әзерләнә

Тамашачыларга өч фильм һәм бер мультфильм күрсәтеләчәк.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). 13-16 декабрь көннәрендә Казанның "Мир" кинотеатры Венгриядә төшерелгән фильмнар күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Венгриянең Генераль консуллыгы хәбәр итә.  Тамашачыларга өч фильм: "Аврора Бореалис: Северное сияние", "1945", "Кинчем-мое сокровище" күрсәтеләчәк. 15 декабрьдә исә балалар өчен махсус, "Лисенек Вук" мультфильмы тәкъдим ителәчәк.  Керү - ирекле, диелә хәбәрдә.