Мәдәният министрлыгы кышкы каникулларда балаларны төрле кызыклы чаралар белән сөендерәчәк

Мәдәният министрлыгы кышкы каникулларда балаларны төрле кызыклы чаралар белән сөендерәчәк

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, узып баручы Хәйрия елын озату һәм киләсе Гаилә елына әзерлек кысаларында Яңа ел чараларын оештыру хакында сөйләшүгә корылган видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова алып барды.

Киңәшмәдә ассызыкланганча, Хәйрия елы төгәлләнеп килүгә карамастан, Яңа ел тантаналары һәм кышкы каникуллар чорында үткәреләчәк чаралар хәйрия рухын саклаячак.

Киңәшмәдә иң элек сүз Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдиновка бирелде. Ул мәдәният оешмалары базасында уздырыла торган чыршы бәйрәмнәре турындагы хисабын музейлардан башлады. “Ел саен дәүләт музейлары базасында мәктәпкәчә яшьтәге, кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган тантаналардан тыш, быел азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле булган инвалид балалар һәм ятим сабыйлар өчен хәйрия акцияләре оештырылачак”, - дип белдерде ул.

“Яңа елны каршылау алдыннан музей һәм музей-тыюлыклар тарафыннан үткәрелә торган традицион чаралар арасында сәхнәләштерелгән тамашаларны, тематик һәм интерактив күргәзмәләр, музей экспозицияләре буенча бушлай экскурсияләрне аерып узарга мөмкин”, - ди мәдәният министрының беренче урынбасары. Мәдәни-агарту чараларына килгәндә, эшчәнлекнең яңа фәнни-белем бирү формаларын билгеләп узу зарур. Аерым алганда, кышкы каникул көннәрендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә музей-белем бирү программалары буенча дәресләр узачак. “Хәзинә” балалар иҗат остаханәләре эшләячәк.

Милли музейда азкеремле гаиләләрдә үсүче балалар өчен “Яңа ел күчтәнәчләре көне” хәйрия акциясе үткәреләчәк. Дәүләт сынлы сәнгать музеенда церебраль паралич диагнозына ия балалар өчен бәйрәм оештырылачак.

2008 елда музейларга гаилә белән йөрүне гадәткә кертү планлаштырыла. Шул уңайдан, халыкны музей һәм музей-тыюлыкларга җәлеп итәр өчен, гаилә абонементлары да кертеләчәк. Айдар Гайнетдинов билгеләп узганча, мәдәният учреждениеләрендә рухи азык белән бүгенге көндә муниципаль берәмлекләрдә яшәүче халыкның 40 процент өлеше генә “туклана”.

Айрат Гайнетдинов сүзләренә караганда, ятимнәр йортында тәрбияләнүче сабыйлар һәм матди яктан начар тәэмин ителгән гаилә балалары, 28 декабрь-10 гыйнвар көннәрендә хәйрия фильмнарын тамаша кыла алачак. “Мир” кинотеартында көндезге ташламалы балалар сеанслары кышкы ялларны тагын да ямьләндереп җибәрәчәк. “Татаркино” кинозалында 25-26 декабрь көннәрендә бушлай кино күрсәтү ниятләнә. ТР кинематографистлары берлеге һәм Казан киностудиясе мультфильмнар һәм театральләштерелгән тамашалардан гыйбарәт булган киноутренниклар оештыра.

“М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 30 декабрь-10 гыйнвар көннәрендә Казан хореография училищесы студентлары көче белән “Морозко” балет әкияте куелачак”, - дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 24-30 декабрь көннәрендә Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Бөгелмә дәүләт театры артистлары яңа елга багышланган спектакльләрне тәкъдим итәчәк. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры “Кыш бабай Африкада” исемле спектакле белән сөендерергә уйлый. Яр Чаллы дәүләт курчак театры “Төньяк әкияте” белән гаҗәпләндерергә ният тота, биредә алар Алабуга балалар йорты өчен 130 урын бүлеп бирә.

Татьяна Ларионова исә кинотеатр залларын мөмкин булганча күбрәк балалар белән тутыру зарурлыгын кайгыртуны сорады.

Гаилә елына килгәндә, китапханәләрдә күп кенә чаралар гамәлгә кертеләчәк. Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, алар купбалалы гаиләләр өчен акцияләрдән гыйбарәт.