Сара Садыйкова турында истәлекләр туплаган китап дөнья күрде

Сара Садыйкова турында истәлекләр туплаган китап дөнья күрде

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Күптән түгел “Идел-Пресс” басмаханәсендә Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге премиясе лауреаты С.Садыйковага багышланган “Тау ягының моңлы җырчысы” дип исемләгән китап дөнья күрде.

Киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән бу җыентык “Сәнгатебез күгендә якты йолдыз”, “Җимешләре татлы булса да....”, “Кеше китә — җыры кала”, “Якташыбызга — дәүләт бүләге”, “Мине халкым мәхәббәте яшәтте” һәм “Аның моңнары иҗатка рухландыра” дигән алты бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлектә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең: “Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сара Садыйкова — моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр, моң яшәгәндә, йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!..” диелә С.Садыйкова иҗатына биргән бәяләмәсендә.

Беренче бүлектә Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин язмасы да аерым игътибарга лаек.

Җыентыктагы язмаларның авторлары — күренекле язучылар Г.Бәширов, Г.Ахунов, М.Кәрим, шагыйрьләр Ш.Галиев, Ә.Рәшитов, М.Хөсәен, Г.Рәхим, шулай ук артистлар, җырчылар, рәссамнар С.Садыйкова турындагы истәлекләре белән уртаклашалар, аның тормышын, сәнгатьтәге үсеш баскычларын, күңелен-җанын биләгән тирән-уй кичерешләрен чагылдырырга тырышалар. Басмада шулай ук композиторның кайбер хатлары, җырлары һәм аның иҗаты турында замандашларының фикерләре урын алган.

Җыентыкның “Җимешләре татлы булса да....” бүлегендә композиторның кызы Әлфия Айдарскаяның “Балет — любовь моя” китабыннан өзекләр тәкъдим ителә. “Мине халкым мәхәббәте яшәтте” бүлегендә С.Садыйкованың үзе иҗат иткән шигырьләре, шулай ук татар шагыйрьләренең аңа багышлап язган тезмә әсәрләре, ә “Аның моңнары иҗатка рухландыра” дигән бүлектә Апас районы мәктәп укучыларының композиторга багышлап язган шигырьләре һәм аның кайбер җырлары урын алган. Моннан тыш, китап күпсанлы фоторәсемнәр белән дә баетылган.

Китапның төзүчесе — журналист, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Хәлим Гайнуллин. Басманың тиражы— 2000 данә.