«Музыкаль Нон стоп» фестивалендә иң яхшы җырчыларны котлау булачак

«Музыкаль Нон стоп» фестивалендә иң яхшы җырчыларны котлау булачак

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 14 декабрь көнне ЦКЖ клубында “Музыкаль Нон стоп” фестивале узачак. «Барс-Медиа» компаниясенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хезмәткәре Ләйлә Зотова «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерүенчә, биредә елның иң яхшы җырчыларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальдә җырчылар Иркә, Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Булат Җиһаншин, Фәрит Таишев, Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Сафиуллин, Пума, шулай ук «Айфара», «Эссе» төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Бу 6 сәгатьлек супертамашада төрле-төрле музыка, танылган хитларга ремикслар булачак. Барлыгы 1300 тамашачы килер дип көтелә.