Илебез башкаласында “Казан икебезгә ” шигъри кичәсе була

Казан шагыйрьләре Мәскәү укучысы белән очраша

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать 16.00 дә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә “Казан икебезгә”/”Казань на двоих” шигъри кичәсе була.

Мәдәни чарада Казаннан килгән шагыйрьләр Галина Булатова һәм Эдуард Учаров катнашыр дип көтелә. Алар тамашачыларны үзләренең иҗаты белән таныштырачак, шулай ук татар классикларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре дә яңгыраячак. Моннан тыш, очрашуга тарихчы Марат Сәфәров чакырулы.

Керү — ирекле, диелә әлеге үзәкнең матбугат хезмәте хәбәрендә.