Болгарда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән модульле китапханә ачылды

Китапханә чын мәдәни һәм мәгариф үзәгенә әверелде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Спас районы Болгар шәһәрендә модульле китапханә ачылды. Узган ел Җирлекара үзәк китапханә 10 миллион сумлык модельле китапханәләр булдыру конкурсында җиңде. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә ул чын мәдәни һәм мәгариф үзәгенә үзгәртелде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапханәнең китап фонды 3 мең китапка арткан. Комплектлау бүлеге белгечләре сүзләренчә, әдәбиятны укучылар ихтыяҗына туры китереп сайлаганнар.

Шәһәр халкын котларга мәдәният министры Ирада Әюпова килде. «Яңартылган китапханә — ул рухи һәм күңел канәгатьлек табарга мөмкин булган урын. Теләсә кайсы максатчан аудитория өчен территория. Балалар монда өстәл уеннары уйный яки планетарийда вакытны яхшы үткәрә ала, сәнгать мәктәбе укучылары виртуаль концерт карарга мөмкин. Хәзер иң мөһиме, кешеләр килсен. Болар барысы да алар өчен эшләнгән бит», — диде Ирада Әюпова.