Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов һәм Елена Сайтбагинаның картиналары тәкъдим ителгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов һәм Елена Сайтбагинаның картиналары тәкъдим ителгән.

Санкт-Петербургның мәдәни тормышындагы әлеге мөһим чарага «Ак Калфак Нева» татар берләшмәсе активистларын да чакырганнар.

Фикердәшләрнең үзара аралашуы татар мәдәнияте интерактив музеендагы чәй табыны янында дәвам иткән.