Чаллы спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең икенче этабына үтте

Жюри әгъзалары РИФ студиясенең спектаклен югары бәяләде.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Жюри әгъзалары Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» төбәк бәйгесе этабында РИФ студиясе тарафыннан тәкъдим ителгән «Жил-был Пес» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.Спектакль Георгий Хугаевның «Кара чикмән» пьесасы мотивлары буенча куелган. Аның геройлары – кеше телендә сөйләшә белә торган җәнлекләр.Алар кешеләргә сөйләшә белү сәләте белән генә түгел, ә гадәтләре һәм холыклары белән дә охшаган. Спектакльдә герой-кеше – Көтүче дә катнаша. Таудагы көтүлекләрдән төшкән чагында ул үзенең чикмәнен югалта. Тузар кушаматлы эт аны таба һәм кыш буе саклап чыга. Ул мәхәббәт урынына тугрылыкны сайлый: бүре көтүендә үзенең сөйгәне – Чобра кушаматлы ана бүре белән яшәүдән баш тарта.Труппаның җитәкчесе Галина Иванова үзләренең спектакльләр сәхнәләштергәндә һәрвакытта да социаль юнәлешле пьесалар сайлавын әйтә.Округ бәйгесендә җиңүчене – 200 мең, икенче урынга – 150 мең, өченче урынга лаек булган коллективны 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.