Аксубай экспедициясенең иң яшь катнашучысына 50 яшь булган

Эскпедиция катнашучысы сүзләренчә, халык авыз иҗатын белгән кешеләрнең яшьләре олыгаеп бара.
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Аксубай районына фольклор-этнография экспедициясендә халык авыз иҗатын сөйли алган иң яшь кешегә 50 яшь булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә агентлыкта үткән матбугат очрашуында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Сәвия Сәмитова хәбәр итте.“Безгә килгән информантлар арасында иң яшьләренә илле яшь иде, аннан яшьрәк сөйләүчеләр килмәде. Информантларны төбәктәге авыл советы туплаган, аларны мәдәният йортына, китапханәгә җыйганнар иде. Аларны эзләү безнең өстә булмады. Алар кемнең матур сөйләвенә нигезләнеп, ырымнарны белүе һ.б. чыгып сайланган иде”, - диде ул.Сәвия Сәмитова фикеренчә, халык авыз иҗатын белгән кешеләрнең яшьләре олыгаеп бара, шуңа күрә җитмеш яшьлекләр азмы-күпме дәрәҗәдә фольклор материалларын белә.“Аннан яшьрәкләре, урта буын фольклордан гаять читкә китеп яши, шуңа күрә Татарстанның башка районнарына да чыгып, материалларны туплау эшен киңәйтергә һәм арттырырга кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, елга ике районга гына түгел, ә күбрәк районнарга чыгарга кирәктер, чөнки материаллар күп”, - диде ул.