Җырчы Лэйна Горки-Әмәт урманында музыкаль пикникта катнаша

Лэйна «Малая на белом барсе» җырын кавер башкаручылар белән бергәләп җырлаячак.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 17 августта, Горки-Әмәт урман паркының үзәк сәхнәсендә җырчы Лэйнаның «Бергәләп җырлыйк» музыкаль пикнигы була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Чарага артистлар һәм #Малайнабеломбарсе челленджы кысаларында әлеге җырга каверлар башкарган музыка коллективлар җыела. Аерым алганда, пикникта Just Brass, Lia&Ben, Weekend, Action Mеn Crew һәм DJ BubbleGum катнаша.Чара ахырында барлык артистлар да җырның оригиналь версиясен Лэйна белән бергә башкарачак.Керү ирекле. Чара кунакларын клиптан реквизит белән фотозона көтә, шулай ук пикникта төшерелүче роликта катнашу мөмкинлеге бар.