news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы музеена 100 ел тулды

Музейның ТАССР белән бер елны барлыкка килүе тирән мәгънәгә ия, һәм ­республика үсешенең барлык этаплары аның йөз еллык тарихында гәүдәләндерелә.

Тәтеш районы музеена 100 ел тулды
http://tetyushy.ru/

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы музее бер гасырлык тарихын билгеләп үтә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Тәтеш ягы тарихы музее кызыксындыргыч тарихлары, риваятьләре, хәзинәләре һәм сирәк экспонатлары белән берничә тапкыр республиканың иң яхшы муниципаль музее, ике тапкыр ТРның иң яхшы мәдәният оешмасы дип танылды, «Гасыр музее» онлайн бәйгесендә ­алдынгылар өчлегенә керде, дип яза газета.

Музей урнашкан Серебря­ков­ларның сәүдәгәр утары сирәк була торган музей экспонатларын саклый. Музей хәзинәсендә кешелекнең үзе­нең дә яшеннән артып киткән экспонатлар бар.

Музейның ТАССР белән бер елны барлыкка килүе тирән мәгънәгә ия, һәм ­республика үсешенең барлык этаплары аның йөз еллык тарихында гәүдәләндерелә, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100