Татарлар кино билетына акча түләргә яратмый, бөтенесе чакыру көтә – Илдар Ягъфәров

Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия прокатына чыгуы күздә тотылган “Байгал” фильмы Татарстаннан читтә яшәгән татарлар да карар дигән өмет белән эшләнә.

“Миңа калса, Россия прокаты өчен чын милли кино төшерер вакыт җитте, - ди кинокартинаның режиссеры Илдар Ягъфәров. - Россиядә татарлар күпләп яшәгән миллионлы шәһәрләр байтак. Без бу картинаның Екатеринбург, Новосибирск, Пенза, Пермь, Сургут һәм Әстерханда прокатка чыгуына, Урта Азия Республикаларына һәм Төркиядә күрсәтеләчәгенә өметләнәбез, - ди ул.

Илдар Ягъфәров әйтүенчә, “Байгал” нәфис фильмының 70 проценты татарча, 30 проценты – русча. Артистларның татарча сөйләме белән сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла шөгыльләнгән. Фильмны русчага Фәрит Бикчәнтәев тавышландырачак – ризалыгы алынган. Ә русча текстлар субтитрлар белән бирелә.

Искәртеп узабыз. Фильмның гомуми бәясе якынча 15 млн. сумга исәпләнсә дә, “Байгал”ның нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2 млн. сум субсидиясе ята. Ә мондый фильмнар ике телдә булырга тиеш.

“Мимино”ны карасак, русча текст, әмма без аның грузин фильмы икәнлеген тоябыз. Совет чорында үзбәк, таҗик фильмнары чыга иде, алар русча, әмма без аларның үзбәк, таҗик фильмы булуын тоя идек. Ә без татарча төшерәбез дә, татарлар җыелып карыйбыз, алкышлыйбыз, ә алга таба нәрсә? Әле бит шунысы да бар - татарлар кино билетына акча түләргә теләми. Аларның барысына да чакыру билеты кирәк, бирмәсәң – үпкәли. Әйдәгез, кино билеты өчен акча түли башлыйк. Ә татарлар түләргә теләми икән, рус субтитрлары белән Россия прокатына чыгарга кала”, - ди Илдар Ягъфәров.

Искәртеп узабыз. Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты. “Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшерүче ролендә. “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булачак.