Татар киносы татар режиссерларының селекциясеннән башланырга тиеш – Илдар Ягъфәров

Илдар Ягъфәров – ВГИК тәмамлаган татар кинорежиссеры, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе; “Күктау”, “Югалту”, “Брелок” фильмнары режиссеры.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар киносының үсеше татар режиссерларының селекциясеннән башланырга тиеш – ВГИК дипломлы татар кинорежиссеры Илдар Ягъфәров шул фикердә.

“Киноның кыйммәтле продукт икәнлеген аңларга кирәк. Ул үзен акларга да мөмкин, - ди быел “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмын чыгарырга җыенган режиссер. - Мөгаен, ул акча салынырга тиешле соңгы әйберләрнең берсе - кинематографтыр. Хәер, чираттагысы, дисәк дөресрәк булыр. Без бит инде бөтен нәрсәгә акча салдык – спортны күтәрдек, шәһәрне күтәрдек... Кинематограф дөньяның теләсә кайсы почмагына барып җитә ала. Кеше Кытайда да булсын, Америкада - диванда ятып та кино карый ала. Әмма моның өчен алдыбызда зур эш тора”.

Илдар татар кинематографиясен үстерү эшен татар режиссерларының селекциясеннән башларга тәкъдим итә. “Татарстаннан гына түгел, татарлар яшәгән бөтен регионнардан татар студентларын җыеп, максатчан төркем ясап Мәскәүгә укырга озатсак, алар Казанга кайтачак һәм ун-унбиш елдан яхшы картиналар туачак, - ди Илдар Ягъфәров. - Бездә селекцион эш куелмаган, ВГИКка укырга очраклы кешеләр китеп, Мәскәүдә калалар”.

Илдар Ягъфәров – ВГИК тәмамлаган татар кинорежиссеры, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе; “Күктау”, “Югалту”, “Брелок” һ.б. фильмнар режиссеры.