Төбәкләрдә "Золото тюрков" Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучыларны сайлау башлана

II Бөтенроссия "Золото тюрков" яшьләр форумы Татарстанда 10-14 сентябрь көннәрендә узачак.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Төбәкләрдә "Золото тюрков" Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучыларны сайлау башлана. "Быелдан бу чара "Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" программасына кертелгән.

"Золото тюрков" форумы – ул Россиядә төрки халыкларның уникаль тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча беренче һәм бердәнбер масштаблы белем бирү мәйданчыгы. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә һәм Россия халыкларының үзара мәдәни багланышлар алмашуга ярдәм итә.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, форум ике этапта узачак. Яңарак кына башланган төбәк этабында Россия Федерациясе субъектларында конкурслы сайлап алу оештырыла. Аның нәтиҗәсендә, илнең 15 төбәгеннән делегацияләр төзеләчәк. Алар исә Казанда үтәчәк илкүләм этапта катнашыр, дип көтелә.

"Золото тюрков" Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучыларны кызыклы белем бирү һәм мәдәни программалар көтә. Биредә яшьләр төрки телле халыкларның тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк. Программада төрле төбәкләрдән җыелган катнашучыларның яңа проектларны тәкъдим итүе дә каралган. Шулай ук алар илнең әйдәп баручы белгечләре һәм мәдәният, фән һәм бизнес өлкәсендә уңышлы эшләп килүче шәхесләре белән очрашачак.

Форумда 18-30 яшьлек кешеләр катнаша ала. Гаризалар агымдагы елның 4 августына кадәр кабул ителә.